Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин алабугалы Айдар Кәлимуллинга мактаулы исем бирде

Айдар Мансурович элек тарих факультеты деканы, Алабуга дәүләт педагогика университеты ректоры вазифасын башкарган иде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында» Указы нигезендә өч татарстанлы орден, республиканың тагын ике эшлеклесе мактаулы исемнәргә лаек булды.

Бүләкләнүчеләр арасында Алабуга дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры, профессор Кәлимуллин Айдар Мансур улы да бар иде. Хәзер ул КФУның психология һәм мәгариф институты директоры вазифасын били.

Айдар Кәлимуллинга фәнни-педагогик эшчәнлектә, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

фото: media.kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев