Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рафис Борһанов: Тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез, дип белдерде. Бүген Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының коллегия утырышы алдыннан, Рафис Борһанов мәктәпләрдә тел укыту мәсьәләләре буенча министр вазифасындагы беренче комментариен бирде.

“Татар телен укыту процессы република һәм федераль законнар белән тәңгәлләштерелә. Бу компромисс түгел, бу нормаль чишелеш. Төрле фәннәр белән дә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бүген – тел, иртәгә - математика, берсекөнгә - химия... Мин моны мәгариф тармагын күздә тотып әйтәм, - диде ул журналистларга коллегия утырыш алдыннан. - Без барысын да сабыр гына ачыклыйбыз. Бернәрсәне дә җимермибез. ФГОС нигезендә укыту планнарын эшлибез. Бүгенге законнарга нигезләнеп педагогик җәмәгатьчелек белән, ата-аналар белән һәм укучылар советлары белән киңәшләшәбез. Безнең 25-26 тел икенче дәүләт теле булып тора. Без чишелеш табачакбыз”.

 

Искәртеп узабыз, бүген Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының "Татарстан Республикасы буенча Мәгариф тармагында контроль-күзәтчелек эшчнлегендә өстенлекле юнәлешләр һәм 2017 елга йомгаклар" темасына коллегия утырышы узды. Утырышта Мәгариф һәм фән тармагында күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев, Федераль хезмәтнең ике идарәсе башлыгы - Россия субъектлары башкарма хакимият органнары эшчәнлеген күзәтү һәм контроль идарәсе башлыгы Евгений Семченко һәм Гомуми мәгариф сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский катнаша. Төп докладны Департамент җитәкчесе - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова ясады. 

ЧЫГАНАК:http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/06/159307/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев