Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район хуҗалыгын нәселле таналар тулыландырды

Бу атнада «Мир» ҖЧҖнә 102 баш нәселле таналар кайтарттылар.

Алабугага кадәр аларга озын юл үтәргә туры килгән, чөнки терлекләр Нидерландтан.
− Польшага кадәр башка йөртүче алып кайтты, мин аны Польшада алыштырдым. Таможняда без малларны ашаттык, эчерттек, Сосновкага җиткәч, тукталыш ясадык һәм тагын юлга чыктык. Польшадан Алабугага хәтле биш көн кайттык, − дип сөйләде «Мир» җәмгыятенә таналарны алып кайтучыларның берсе Богдан Хроминский.
Хуҗалык территориясенә керер алдыннан бөтен автотранспорт дезинфекция үткән. Алабуга ветеринария берләшмәсе башлыгы Евгений Мишурняев әйтүенчә, терлекләрне машинадан төшергәч тә эшкәрткәннәр.
− Таналар махсус мәйданчыкка карантин узарга урнаштырылды. Ветеринария хезмәте белгечләре түләмә, котыру, бруцеллез кебек аеруча куркыныч авырулар йоктыру булмасынга, тиешле чаралар үткәрәчәк. Шуннан соң терлекләр өчен карантин бетә, − дип аңлатты ул.
Аннары инде алар былтыр Даниядән кайтартылган көтүгә кушылачак. Хәзер «Мир» җәмгыятендә бер мең баш мал асрыйлар. Бер сыердан уртача 24,7 литр сөт савып алалар. Яңа таналарга да өмет зур.
− Беренче бозауларны без декабрьләрдә көтәбез, соңгыларын — майда. Сөт төшүнең 305 көнендә алардан елына 10 мең савым алырга ниятлибез. Терлекләрне бәйләмичә тотачакбыз. Хәзер савым сыерлары 600 баш, − ди технолог Владимир Чайков.
Әйтүенчә, хуҗалыкка ел ахырына кадәр тагын 250дән артык терлек кайтуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев