Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республикада “Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!” акциясе башланып китте

Наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы Татарстанда 18-28 март көннәрендә узачак.

Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын наркомания, аның ятьмәсенә эләккән кешеләргә ярдәм итү, наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә һәм наркопритоннар хуҗаларына җәмәгатьчелек нәфрәтен уяту максатыннан чыгып, акция инде алтынчы елын үткәрелә. Акция кысаларында, теләгән һәр кеше, наркоконтрольнең "ышаныч телефоны"на шылтыратып, кызыксындырган сорауларын бирә ала. Бер генә сорау да җавапсыз, бер генә мәгълүмат та тикшерелми калмаячак. Ике атна дәвамында кешеләрнең сораулары һәм наркотиклар сату урыннарына кагылышлы мәгълүматлар эш көннәрендә көн саен 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр (843) 274-31-03 телефоны аша кабул ителә. Шулай ук (843) 274-30-30, 273-43-45 "ышаныч телефоннары" да тәүлек әйләнәсе эшли. Алабугадагы телефон номеры: 3-97-70.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев