Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия өчен әкият тәмам

Әкият башланырга да өлгермәде - тәмамланды. Европа чемпионатын җиңүдән башлаган ватандашларыбыз төркемнән дә чыга алмады.

Яшермим, Европа чемпионатында беренче көндәшебез Чехияне 4:1 исәбе белән откач, җыелма командабыз өчен горурлана башлаган идем. Шул ук вакытта, әлеге уен, әлеге исәп күпләр өчен көтелмәгән хәл иде. Шунда ук Россия җыелмасын төркемнең генә түгел, ә бөтен турнирның төп фавориты дип атый башладылар. Китте шау-шу, китте мактанышу, китте мин-минлек. Ләкин...

Футбол сөючеләрдән бигрәк, Чехияне шулай җиңүне безнең уенчылар үзләре көтмәгән иде, булса кирәк. Алга таба исә хәлләр мөшкелләнде: Польша белән - уртак нәтиҗә, Грециягә каршы уенда оттыру. Димәк, беренче уендагы нәтиҗәне россиялеләрнең көче белән түгел, ә очраклылык белән генә аңлатырга була. Ә очраклы рәвештә бөтен турнирда уңышка ирешеп булмый. Авылдагы бер танышым, М.Мәһдиевка ияреп, чехлар белән уеннан соң әйтеп ташлаган иде: "Алга таба җиңүләр - едва-ли. Мөгаен, төне буе эчеп-исерешеп беткәннәрдер". Ни хәл итәсең, Россия чынбарлыгы шундый. Башкалар гына түгел, үзебез дә хәзер үзебезне әнә шулай кабул итә башлаганбыз.

Ә җанатарлар? Польшада кылган гамәлләре өчен, әлбәттә, гаепле алар. Һәм, һичшиксез, җәзасын да алырга тиешләр! Ләкин икенче яктан аңларга да була: Чехия кадәр Чехияне 4:1 исәбе белән җиңдек бит! Әйтәм ич, мондый исәпне беркем көтмәгән иде. Чөнки төркемдәге төп көндәш итеп Греция дә түгел, мәйдан хуҗалары да түгел, бәлки нәкъ менә чехлар саналды. Ә нәтиҗәнең шундый булуы, шатлык хисе, әлбәттә, безнекеләрне исертте. Рус җанатарларының туры мәгънәсендә исерергә яратуын да искә алсаң...!

Әйе, Европа чемпионатының финал өлешенә җирәбә салынгач та, безнекеләр бу төркемнән, һичшиксез, чыгарга тиешбез дип лаф орды. Чыгарга тиеш булганбыздыр, анысы. Әмма "Алла боерса" дигән гыйбарәне онытканбыз бугай. Чехиягә каршы уен, чыннан да, заманча футболның матур бер үрнәге, эталон футбол кебегрәк сизелде. Польша белән Грециягә каршы матчларда да беренче таймда әйбәт уйнадык. Ә менә икенче таймнар!... Миңа шәхсән ошбу таймнарны күзәтү бик тә, бик тә оят иде. Мәйдан хуҗалары белән уенда ничья - ул бик әйбәт нәтиҗә анысы, бер генә очко өчен акланырга да, юанырга да мөмкин. Ә менә грекларга каршы уен - ул антифутбол дип бәяләнергә хаклы (уф, искә төшкән саен күңелгә авыррак була). Мондый уеннардан соң безнең футболчылар тамашачылар күзенә ничек күренә аладыр - белмим.

Иле нинди - футболчылары шундый

Хәер, уенчылар тамашачылар, җанатарлар турында артык уйламады да бугай. Шулай булмаса, җыелма команданың капитаны Андрей Аршавин җанатарлар белән очрашкач, "сезнең өметләрегезне акламавыбыз - безнең проблема түгел. Ул - сезнең проблема" дип белдермәс иде, мөгаен. Әлбәттә, мондый сүзләрдән соң миллионлаган малайларның, егетләрнең кумиры булган Аршавинга мөнәсәбәт тә үзгәрер, күрәалмаучанлык барлыкка килер. Хәзер инде Россия стадионнарында Сергей Фурсенконы гына түгел, Аршавин кебекләрне дә сызгырып каршы алырлар, чит-ят әйберләр атып озатып калырлар. Ә бит Аршавин - зур бер илнең җыелма командасының капитаны!

Чемпионат башланыр алдыннан Аршавин РФС җитәкчелеге белән премияләр турында сөйләшүләр алып барды. Янәсе, капитан хокукында. Уртак фикергә киленгән, уенчыларның теләге (капризы!) үтәлгән. Мөгаен, хәзер алар Чехияне җиңгән өчен (бик зур) һәм ничья өчен (азрак) акчалар да алырлар. Ә халык мәхәббәтен янәдән кайтара алырлармы соң?

Дик Адвокатка гына рәхәт. Европа чемпионаты башланыр алдыннан ук ул ПСВ белән килешү төзеп, алдан ук үзенә эш урыны булдырып куйды. Хәер, бу очракта аны түгел, бәлки РФС җитәчелеген, аерым алганда, Фурсенконы гаепләргә кирәктер. Бернинди дә мотивациясе булмаган кешене баш тренер итеп Европа чемпионатына ничек итеп җибәрмәк кирәк? Әлбәттә, вәзгыять шундый булганда, оттыңмы, оттырдыңмы - Адвокатка барыбер булуы гаҗәп түгел ич. Польша белән Грециягә каршы матчларда безнекеләр җиңсен өчен берни дә эшләмәде ич ул. Соңгы матч бигрәк аның "квалификация"сен күрсәтте. Иң элек, мәйданда нидер эшләргә тырышып та, күбрәк Польша каргаларын бәреп төшерү белән шөгыльләнгән (әмма барыбер тырышкан) Кержаковны Павлюченкога алмаштырды. Анысы тупны бер-ике тапкыр Кержаковтан да югаррак "атты". Ә инде соңгы минутларда уенчыларны алмаштырырга керешүе паниканы гына хәтерләтте. Оттырып барганда, нибары ун минут калып барганда бик сирәкләр генә уенчыларны алмаштыра бит. Ә уеннан соң исә ул футболчыларны мактады. Нәрсә өчен, нинди казанышлары өчен - аңлашылмый...

Уенчылардан нидер таләп итәргә кирәкмәгәндер дә безгә. Иле нинди, аның чемпионаты, футбол җитәкчеләре нинди - уенчылары да шул инде, дөресен әйткәндә. Җитмәсә, яшьләре кырыкка җитеп килгән футболчылардан тагын ни көтәргә? Алар инде ниндидер танылган клубларга китү турында хыялланмый, безнең олырак буын "исән-сау пенсиягә чыксам, канәгать булыр идем" дигәндәй, ватылырга да, бәрелергә дә тырышмый. Бәлки искәрмә булып Дзагоев торадыр. Яшь, каны кайнап торган егетнең мөгаен "Бавария"ләрдә, "Барселона"ларда уйныйсы киләдер. Шуңа ул безнең командадан иң яхшы уенчы булып танылгандыр да. Ә яшьләрне командага чакырмау турында инде шактый сөйләнде...

Кыскасы, Россия җыелмасы Польшадагы чыгышын әкияттәгечә башлаган иде, әмма әкият кенә бик кыска булды шул. Могҗиза да булмады.

Радик САБИРОВ

http://intertat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев