Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиялеләр ДНР һәм ЛНР хәрби бүлекчәләренә ярдәм итә ала

2022 елның 7 июнендә Гомумроссия халык фронты «Барысы да җиңү өчен» («Всё для Победы») порталын эшләтеп җибәрде.

Портал ярдәмендә Россия халкы, беренче чиратта, ДНР һәм ЛНР хәрби бүлекчәләренә, моннан тыш, Донбасста яшәүчеләргә, хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итә ала.

Сайтта төрле максатлар белән акча җыю оештырылды, аларның һәркайсына кураторлар беркетелде.

ОНФ башкарма комитеты җитәкчесе Кузнецов Россия халкын порталга кереп, рухы буенча якын тоелган юнәлешне яки кураторны сайларга чакырды.

Җыю турында мәгълүматларда кирәкле әйберләрнең тулы исемлеге белән танышырга мөмкин. Әгәр максатчан җыю кысаларында акча җыелып бетсә, ул ябык дип игълан ителә, ә аудитория өчен «акча җыелган, сатып алу бара» дигән мәгълүмат пәйда булачак.

Тулырак мәгълүмат «Барысы да җиңү өчен» ГХФ проекты сайтында.

Консультацияне 8 (800) 200-34-11 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев