Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: "Covid-19 буенча авырулар санының иң югары ноктасына җитмәдек әле"

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау системасы яңа куркыныч янауга тулысынча әзер.

Татарстан әлегә коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларын йомшарта алмый, чөнки республикада авыручылар санының иң югары ноктасы узмаган әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Бу турыда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. "Белгечләр безнең пиктан ерак булуын раслаячак. Математика модельләре дә, төрле тикшеренүләр дә бар. Әмма без үзебезгә катырак булсак, югалтуларыбыз да азрак булачак", - дип аңлатты республика җитәкчесе.
Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау системасының яңа куркыныч янауга тулысынча әзер булуын, предприятиеләр, шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә кирәкле эш оештырылуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев