Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: Илкүләм проектлар өлешендә ТР йөкләмәләре үтәлергә тиеш

Татарстан илнең стратегик үсешенең 12 төп юнәлеше буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнаша.

Татарстан икътисадтагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча бурычларны үз вакытында үтәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә шулай ук хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм федераль һәм республика дәрәҗәсендәге карарларны оператив рәвештә үтәү буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алышканнар. ТР Президенты ассызыклаганча, агымдагы вәзгыять барлык көчләрне һәм ресурсларны мобилизацияләүне таләп итә. “Эшне нәтиҗәле оештыру һәм икътисадны эшләтеп җибәрү генә вәзгыятьне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк”,  – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә 2019 елдан башлап Россия Федерациясендә гамәлгә ашырыла. Алар “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Экология”, “Демография”, “Фән”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите” кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев