Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Пермь университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклаша

Бүген Пермь дәүләт университетында атыш булды.

Хокук сакчылары Пермь дәүләт университетында атыш оештыручыны тоткарлаган. Тоткарланганда ул яралана, чөнки каршылык күрсәтергә тырышкан. Сигез кеше һәлак булган, 28 кеше зыян күргән.
Россия Президенты Владимир Путин Пермь дәүләт университетында атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
«Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында вәхшиләрчә һөҗүм оештырылу турындагы яңалык татарстанлылар йөрәгендә сыкрау уятты. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын ихлас күңелемнән уртаклашам. Кайгырабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим», — дип язган ул үзенең Instagram сәхифәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев