Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны кабул итте

Сорауларның берсе Алабуганың Меңьеллык урамында урнашкан йортның төзелеше тәмамлануга кагылышлы иде.

Сишәмбе көнне район башлыгы алабугалыларны кабул итте.
Рөстәм Нуриевка биргән сорауларның берсе Меңьеллык урамы, 1а адресы буенча урнашкан йортның төзелеше тәмамлануга кагылышлы иде. Узган ел җирле хакимият эшне урыннан кузгатып җибәрде. Башта йорт Яңа ел алдыннан тапшырылырга тиеш иде, әмма соңгы этапта җитешсезлекләр ачыкланган, алар хәзер бетерелә. Объектны февраль аенда тапшыру планлаштырыла. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел Алабугада ике йорт файдалануга тапшырылды, анда 200гә якын гаилә торак алды.

Хлыстово авылында яшәүче Илсур Әдиятуллин йорт төзү һәм Тукай урамында газ кертү мәсьәләсе белән килгән. Юлга вак таш җәю планлаштырыла, ә юл салу 2021 елга күздә тотыла, газ үткәрү проекты киләсе елга республика программасына кертеләчәк, дип аңлаттылар алабугалыга.

Илья Шумилов Туганлык урамында һәм якын-тирә тыкрыкларда үзәкләштерелгән су үткәрү мәсьәләсе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, халык бу эшләрне финансларга әзер. Район башлыгы Рөстәм Нуриев магистраль салу бәясен исәпләргә кушты.

Яшьләр урамындагы 10нчы йортта яшәүче ханым су белән тәэмин итү системасына ремонт үткәрү үтенече белән район башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Эшләр башкарылган, әмма аларны йорт янындагы магистраль челтәрләрдә дә планлаштырырга кирәк, бу инде февраль аенда башкарылачак.

Территориаль иҗтимагый үзидарәгә грант акчаларын тоту, торак алуда ярдәм итү, яңгыр канализацияләрен урнаштыру — кабул итүдә яңгыраган сорауларның бер өлеше булды.
АМР башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев