Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев журналистларны ТР Матбугат көне белән котлый

Район башлыгы журналистларга нык сәламәтлек, илһам, иҗади уңышлар һәм барлык башлангычларда уңышлар теләде.

Хөрмәтле гаммәви мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм типография хезмәткәрләре! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!

Сезнең көндәлек хезмәтегез бәрабәренә алабугалылар илдәге һәм райондагы иң актуаль һәм мөһим вакыйгалар, төзекләндерү һәм үзгәртеп корулар турында белеп бара. Нәкъ менә гаммәви мәгълүмат чаралары аша якташларыбыз коронавирус пандемиясе һәм аңа каршы көрәшкә кагылышлы соңгы яңалыклар белән таныша.

Халыкны агарту эшендә сез — хакимият органнарының ышанычлы ярдәмчеләре, вакыйгага урыннарда объектив бәя бирергә һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен вакытында чара күрергә мөмкинлек бирә торган «кире элемтә» урнаштырасыз. Сезнең белән бергә, без Алабуга районы иминлеге өчен бик күп проектларны башкарып чыга алабыз.

Матбугат өлкәсенең барлык хезмәткәрләренә бу бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, илһам, иҗади уңышлар һәм туган районыбыз муллыгы өчен бөтен башлангычларыгызда уңышлар телим!

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм НУРИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев