Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рәсәйдә җирле үзидарә көне барлыкка килде.

Әлеге Указга Рәсәй Президенты Владимир Путин кул куйды. Указда әйтелгәнчә, бу көн «җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан» билгеләнә.

Җирле үзидарә көне 21 апрельдә билгеләп үтеләчәк. Бу көнне 1785 елда шәһәрләргә Жалованный грамоталар бирелә. Екатерина II нең бу яңалыгы җирле үзидарә турындагы рәсәй законының үсешенә башлангыч була.

Президент Указы нигезендә дәүләт властеның федераль органнарына, РФ субъектларының дәүләт власте органнарына, җирле үзидарә һәм муниципаль органнарга, оешма һәм җәмәгать берләшмәләренә Җирле үзидарә көненә багышланган чаралар уздыру киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев