Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шимбә көнне чыккан көчле җил вакытында Алабугада йорт стенасы җимерелде

Давыллы җил вакытында йорт тышлыгы өлешчә кубып төшкән. Ул секундына 25 метр тизлек белән искән кискен җил көченә чыдамаган.

"Ничек мондый хәл килеп чыкты соң, безнең йорт яңа төзелгән санала бит? Хәтта шәһәрнең аскы өлешендәге иске йортларда да болай булганы юк, ә биредә..."

Тынычлык проспектындагы 50 нче йортта яшәүче Регина А. үткән шимбәдә алар йортында булган хәлгә шулкадәр ачулы, аның сүзләрен алга таба дәвам итү әдәби сөйләм кысаларына сыймас иде. Давыллы җил вакытында йорт тышлыгы өлешчә кубып төшкән һәм күренеше хәзер баштагы кебек үк матур түгел инде. Ул секундына 25 метр тизлек белән искән кискен җил көченә чыдамаган. 3 октябрьдә көндез яшенле яңгыр һәм көчле җил һава торышын бозды. Аннан бер көн алда республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанның барлык районнарына, давыл турында кисәтеп, хәбәр таратты.

Шәһәрдә тагын берничә бина өлешчә зыян күрсә дә, Тынычлык проспектындагысы иң көчлесе булып чыкты, ди коткаручылар. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сүзләренә караганда, барысына да төзелештәге брак гаепле.

- Гасырларга җитсен, дип төземәгәннәре күренеп тора. Җимерелү җил көченә генә түгел, ныгыту сыйфаты белән дә бәйле. Бу төзелештәге җитешсезлек - кайдадыр шифер бөгелә башлаган, урыны белән начар беркетелгән тимерләре селкенеп тора. Шулай булса да, бу йортта яшәүчеләрдән бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратучылар булмаган, - дип аңлата Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең Алабуга бүлеге башлыгы Николай Доронин. Тик район башкарма комитетында мондый нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк, дип саныйлар.

- Сәбәбе әлегә билгесез, - ди райбашкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Вячеслав Власов, - без әле хәлне ачыклый башладык кына. Җимереклекне төзәтүне идарәче компания (ҖЧҖ "Домуправ 3" - ред.) башкарачак, йортта яшәүче кешеләр ремонтка бәйле бернинди чыгымнар да күтәрмәячәк.

МЧС идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу көнне килеп чыккан күңелсезлекләрнең берсен бик тиз төзәткәннәр. Ул да булса электр белән тәэмин ителү. Җилнең көчәюе аркасында, шәһәрнең түбәнге өлешендә 500 гә якын йорт утсыз калган иде, бу 3 мең тирәсе алабагалы, дигән сүз. Шулай ук Танайкада яшәүче 200 ләп кеше бер-ике сәгатькә электр утыннан мәхрүм булды. Электр тапшыргыч линияләргә агачлар аву сәбәпле, утны өзеп торганнар иде.

Тынычлык проспектындагы 50 нче йортка килгәндә, андагы төзекләндерү эшләренең күпме вакыт алачагы әлегә билгесез.

Оксана ЗОТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев