Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар Татарстанда торнадо булу ихтималы турында кисәтә

Самара өлкәсе, Татарстанның Башкортстан белән янәшә районнары, Башкортстанның төньягы, Удмуртия җирләрендә өермә яки торнадо килеп чыгуы мөмкин. 

Тверь өлкәсендә бәла-казалар сәбәбе булган салкын атмосфера фронты бүген, 4 августта, Татарстан һәм Идел буеның башка төбәкләре өстендә «эленеп» торачак, бу торнадо барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец кисәтә, дип хәбәр итә ТАСС.

«Самара өлкәсе, Татарстанның Башкортстан Республикасы белән янәшә көнчыгышы, Башкортстанның төньягы, Удмуртия. Бу Идел буе төбәкләре < ... > «ут линиясендә» булачак. Анда урыны белән өермә яки торнадо көтәргә кирәк — бу бер үк хәл диярлек», — диде метеоролог.

Тишковец шулай ук Ульяновск һәм Саратов өлкәләренең төньяк-көнчыгышында, көнчыгышында катлаулы һава шартлары көтелә, дип искәртте.

Синоптик сүзләренчә, салкын фронт «параллель агымнарга эләгәчәк, Идел буенда диярлек ятачак һәм үз мобильлеген югалтачак».
Чыганак: Татар-информ.

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев