Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлектә 51 татарстанлы COVID-19 йоктырган

Кичә 5 үлем очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 22, Чаллыда — 9, Түбән Камада — өч, Зәй һәм Чирмешән районнарында — икешәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган. 
30 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 876 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 982 очрагы теркәлгән, 21 283 кеше терелгән, шуларның тугызы — узган тәүлектә.
Кичә 5 үлем очрагы да теркәлгән. 1951, 1955, 1956 елгы өч хатын-кыз, 1939 һәм 1949 елгы ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 31 июльгә COVID-19дан 616 үлем очрагы
теркәлгән.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев