Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тагын кайнар сусыз

Алабуга жылылык челтәрләрендә планлы эшләр башлану сәбәпле, бәйрәмнәрдән соң алабугалылар ике атна буена кайнар сусыз калачак.

10 майдан 23 майга кадәр шәһәрнең үзәк казаныннан җылылык челтәрләренә гидравлик опрессовка үткәрелә, дип хәбәр итә ПТСның генераль директоры Рафаил Абдрахманов. Опрессовка вакытында 5, 6, 8, 9, 10, 11, 12, 4-1, 4-5 микрорайоннарында, Девон тыкрыгында һәм Танайка микрорайонында кайнар су булмаячак.

Алабуга җылылык челтәрләре китергән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә. Суүткәргеч торбаларыннан су агып торганны күргән очракта, кичекмәстән 3-61-65 телефоны аша диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев