Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тарловка авылында халык җыеннары дәвам итә

Үткән атнада район җитәкчелеге Тарловкада җыелды. Анда чираттагы тапкыр халык белән очраштылар.

Әйтергә кирәк, биредә проблемалар күп. Алабугада бу мәсьәлә даими киңәшмәләрдә карала, Тарловканың үзендә дә җыелалар, беренче очрашу вакытында ук яңгыраган сорауларның һәммәсе акрынлап хәл ителә. 
Мисалга, шуларның яктыртуга кагылышлысы бик әһәмиятле иде. Тарловкалылар урамга 3-4 яктырткыч сораса, нәтиҗәдә, үзәк урамда һәм квартал эчендәгеләргә 21 яңа яктырткыч урнаштырылган. 
Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләренә аерым игътибар — аларны өлешчә алыштырганнар. Шулай ук су челтәренә законсыз тоташуларны ачыклау буенча тикшерү булган. Белгечләр 51 йорт биләмәсен йөреп чыккач, 5 тоташу урыны билгеле булган, аларга судан файдаланган өчен исәп ясалмаган, 3 йортта үзәк канализация өчен исәп куелмаган. Бар документлар бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшырылган. 
− Сораулар, әлбәттә, күп. Бүген, бәлки, без үзебезне артык хисчән тотабыздыр, ләкин, инде чыдарлык та түгел. Зур үтенечебез: төзекләндерелгән юлда ясалма тигезсезлек салынса иде. Безнең балаларга велосипед һәм роликларда йөрерлек урын юк, шуңа да алар шушы юлда йөри. Әбиләр дә кичләрен шунда чыга. Яр буена ял итәргә килүчеләр һәрвакытта да аек хәлдә булмый, төннәрен машиналарын «куалар». Бу бик куркыныч, һәм мәсьәләне чишәргә кирәк, − ди Тарловкада яшәүче Владимир Беляшов.
Ул тагын бер теләк белдерде. Биредә торучыларның, балалар баскетбол, волейбол, футбол уйный алсынга, шәһәрдәге кебек спорт мәйданчыгы булдырасылары килә. Урынын, алар әйтүенә караганда, табарга була. Мәсәлән, мәктәп янында. 
Авыл халкына дарулар кайтарту мәсьәләсе хәл ителгән. Билгеле бер вакыт дәвамында, фельдшер кемгә нинди препаратлар кирәген ачыклый һәм, башкарма комитет биргән автомобильдә шәһәргә барып алып кайта.
− Сораулар исемлеге шактый зур иде. Шуларның 15енә җавап бирдек. Болары поселок эшчәнлегенә кагыла торган төп мәсьәләләр буенча. Алар исәбенә күпфатирлы йортларда җилләтүне тәртипкә салу буенча эш керә, моның буенча халыктан җитди сораулар булды. Шулай ук без Яр Чаллы һәм Алабугага автобус рейсларының санын арттырабыз. Җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урынын булдыру да хәл ителәчәк. Без республика һәм федераль структуралар белән даими аралашабыз. Кышын кварталлар эчендәге юлларны кардан чистарту турында да сүз булды, МТЗ тракторы бүлеп бирелде. Язын куакларны тәртипкә китереп, үләннәрне чабу оештырылачак. Моның өчен чапкыч сатып алырбыз. Очрашуга йомгак ясасак, шуны күрергә була: кешеләр барлык хезмәтләрдән дә файдалансын һәм кыенлыклар булмасын өчен, җыелган проблемалардан башта без иң авырларын чишәбез. Нәкъ менә шуларына басым ясыйбыз. Шушы торак пунктында әкренләп тормышны яхшыртуга барабыз, − дип нәтиҗә ясады район башлыгы урынбасары Олег Колпаков һәм эш күп, аны үтәү өчен вакыт кирәк, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев