Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татар халкы тагын бер мәшһүр улын югалтты

Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин вафат булды.

Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә. Бүген 77 нче яшендә күренекле татар драматургы, прозаик, публицист, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең шәрәфле гражданы Туфан Миңнуллин вафат булды.
Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа.
1956-1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр училищесында укый.
1961-1964 елларда Минзәлә драма театрында актер булып эшли, бер үк вакытта драматургия белән шөгыльләнүен дәвам итә.
1962 елда Минзәлә драма театрында аның "Безнең авыл кешеләре" комедиясе куела. Шул ук елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның "Азат" пьесасы буенча спектакль сәхнәләштерелә.
1964-1967 елларда ул Казан телестудиясендә эшли, бер үк вакытта "Чаян" журналының әдәби хезмәткәре була.
1968 елдан профессиональ нигездә әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.
1975-1977 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.
1984-1989 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарә рәисе.
Аның театр җәмәгатьчелеге тарафыннан аеруча зур танылу алган пьесалары - "Без бит авыл малае", "Үзебез сайлаган язмыш", " Әниләр һәм бәбиләр", "Без китәбез, сез каласыз", " Хушыгыз", "Канкай угылы Бәхтияр", " Диләфрүзгә дүрт кияү", " Әлдермештән Әлмәндәр", " Илгизәр +Вера", "Җанкисәккәем" һ.б.

Татарның мәшһүр улы Туфан Миңнуллин белән хушлашу иртәгә - 3 май көнне иртәнге сәгать тугызда Г.Камал исемендәге театр бинасында узачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев