Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан аучыларына дуңгызларның африка чумасы таралуын булдырмас өчен профилактика чараларын үтәргә киңәш ителә

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый фаунада африка дуңгызлар чумасы кабынуның югары куркынычы турында кисәтә.

Шуның белән бәйле рәвештә, ау вакытында аучыларга түбәндәге профилактика чараларын үтәүләре сорала:

1) җирдә азык калдыкларын калдырмаска
2) коры паекта дуңгыз һәм кабан ите булган азык-төлек продуктларын кулланмаска;
3) аучылык урыннарында биологик калдыкларны калдырмаска;
4) аучылык урыннарында көчсезләнгән һәм һәлак булган кабан дуңгызларын ачыклау фактлары турында ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетына хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев