Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан фермерлары терлекләрен 50 процент дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала

Узган елда иминият компанияләре дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 6 килешү төзеде.

Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 50 процент дәүләт ярдәме белән терлекләрнең баш санын иминиятләштерә ала.

Авыл хуҗалыгы терлекләрен дәүләт ярдәме белән иминләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иминият премияләренең 50% ын компенсацияләүдән гыйбарәт. Узган ел иминият компанияләре безнең төбәктә дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 6 килешү төзеде. 

Иминиятләштерүчеләрнең төп өлешенә эре кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре керә.

«Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 2,4 млрд. сумнан артык тәшкил итте, җыелган взнослар күләме 19,3 млн.сум, алар буенча 8,5 млн. сум субсидия күчерелгән. Иминләштерелгән авыл хуҗалыгы терлекләренең баш саны 163,9 мең баш тәшкил итә.», -дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев