Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәктәпләрендә интернетка бердәм тариф кертеләчәк

1 сентябрьгә Татарстанның 1402 белем бирү учреждениесе ТР телекоммуникацияләрнең дәүләт интеграцияләнгән системасына тоташтырылачак. 

1 сентябрьгә Татарстанның 1402 белем бирү учреждениесе ТР телекоммуникацияләрнең дәүләт интеграцияләнгән системасына (ГИСТ) тоташтырылачак. Шулай итеп, барлык мәктәпләрдә дә Интернетка бердәм тариф гамәлдә була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Хәзер системага Татарстанның күпчелек мәктәпләре тоташтырылган. Тизлектәге ике аермага карамастан: шәһәр мәктәпләре өчен 100 Мб/секунд һәм авыл мәктәпләрендә 50 Мб/секунд — хезмәтләр бердәм тариф буенча түләнә. ГИСТка тоташтырылмаган мәгариф учреждениеләрендә түләү оператор билгеләгән тарифлар буенча исәпләнә.

Мәктәпләрдә бердәм тариф кертү инициативасы белән РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, «Сириус» белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева мөрәҗәгать итте.

«Белем бирү оешмаларының өчтән бер өлеше башка шундый оешмаларга карата тигез хәлдә түгел, — дип аңлатты ул. — Алар хезмәтләрнең бәясе һәм тизлеге арасында турыдан-туры бәйле булмаган очракта, интернет челтәренә керү буенча хезмәтләргә күбрәк акча тотарга мәҗбүр». 
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев