Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлар «исерек» юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтә

Һәр очрак турында газеталарда языла, ә социаль челтәрләрдә фото һәм видео басылачак.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан автомобильчеләренең исерек хәлдә руль артына утыру очраклары ешая.

Ел башыннан республикада исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы теркәлгән. Алар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, шуның нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булган, 111 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

Татарстан журналистлары бу теманы яктырту эшен көчәйтәчәк. Һәр очрак турында газеталарда язылачак, ә социаль челтәрләрдә фото һәм видео басылачак. Шулай ук җәза темасы да яктыртылачак, бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев