Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан яшьләре Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша

Барлыгы волонтерлыкка 535 гариза бирелгән. 

15 октябрьдә РФ территориясендә Бөтенроссия халык санын алу башланды.

Волонтерлар позициясенә барлыгы 535 заявка бирелгән. 45 районнан 480 волонтер эшкә җәлеп ителгән, шуларның 306сы республиканың 58 күпфункцияле үзәгенә һәм 174е мобиль бригада эшенә ярдәм итү өчен җәлеп ителгән. 

«Татарстан яшьләренең волонтерлар сыйфатында җанисәптә актив катнашуы мөһим. Бу кыйммәтле тәҗрибә һәм дәүләт бурычын тормышка ашыруда зур ярдәм. Волонтерларга социаль-актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.

Министр сүзләренчә, көн саен районнарда дәүләт статистикасы территориаль органнары участокларына 100гә якын волонтер чыга, алар көнгә 3-4 сәгать эшли. 
Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен МФЦга махсус килгән өлкән буын, шулай ук кирәкле хезмәтләр алганнан соң, 35+ яшьтәге КФҮгә килүчеләр волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, дип билгеләп үтелә.
Волонтерлар үз функцияләрен ирекле башлангычларда башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев