Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 30 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус белән авыруның 1 очрагы теркәлгән .

Яңа вирус йоктырган 7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 12, Чаллыда — 3, Бөгелмә, Биектау, Лениногорск, Зәй һәм Минзәлә районнарында — икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Мөслим һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

8 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 726 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 693 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 401 410 кешегә прививка ясалган. Шулардан 283 066 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев