Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 90 кеше соңгы тәүлектә короновирус йоктырган 

Алабугада кичә COVID-белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 13, 30дан 50 яшькә кадәр — 27, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 54, Чаллыда — 6, Әлмәттә — 5, Түбән Камада −4, Биектау һәм Лениногорск районнарында — 3шәр, Әлки, Яшел Үзән, Норлат һәм Саба районнарында — 2шәр, Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 017 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 404 кеше савыккан, узган тәүлектә — 72 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев