Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бала тудыру йортлары ябыла

Сәбәбе: туучылар саны кимегән. 

ТРның дистәгә якын район үзәгендә бала тудыру йортлары ябылды. Шушы арада тагын бер бала табу йорты Мамадышта ябылды. Исемлеккә түбәндәге районнар керә: Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары. Исемлеккә елына туучы балалар саны 150дән дә ким булмаган районнар кергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Бүлекләр ябылуга карамастан, аларда гадәттән тыш хәлләр өчен җиһазлар сакланган. Шулай ук ашыгыч ярдәм машиналары бала табучы хатын-кызларны башка шәһәрләрнең бала тудыру йортына китерәләр. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу районнарның күбесендә туучылар саны елына 100-150 бала тәшкил иткән. Бу, үз чиратында, кадрларның квалификациясен югалтуга китерә. Әлегә башка районнарда бала тудыру йортларын ябу көтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев