Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бер кеше Яңа елның беренче көнендә лотереяга 250 миллион сум акча откан

Моңа кадәр Воронеж өлкәсендә яшәүче пенсионер Наталья Власова лотереяга 506 миллион сум акча отып бөтен Россиягә танылган иде.

Татарстанда яшәүче бер кеше, Яңа елның тәүге көнендә лотереяга зур күләмдә акча отып, миллионер булган. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза.

Бәхетле билет иясе 250 миллион сум акча алачак. Җиңүчеләр арасында үзара 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

Моңа кадәр Воронеж өлкәсендә яшәүче пенсионер Наталья Власова лотереяга 506 миллион сум акча отып бөтен Россиягә танылган иде. Ул акчаның бер өлешен хәйрия максатларына тотачагын вәгъдә итте.

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев