Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында чүплекләрне рекультивацияләү буенча эшләр төгәлләнде

Киләсе елда Казан шәһәренең Мамадыш тракты урамындагы Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр башлану планлаштырыла.

Татарстан Республикасында «Чиста ил» региональ проекты кысаларында элек тискәре йогынтыга дучар булган җирләрне торгызу эшләре дәвам итә. Бу хакта ТР Икътисад министрылгы хәбәр итә.
Бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә 6,0 га мәйданлы чүплекне рекультивацияләү төгәлләнгән. Шулай ук агымдагы елда Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Прости авылы янында урнашкан 15,1 га мәйданда санкциясез чүплек рекультивацияләнәчәк. 
Әлеге объектларны бетерү нәтиҗәсендә экологик хәлнең сыйфаты республиканың 800 меңнән артык кешесе өчен яхшырачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән авылында иң куркыныч объект бетерелгән. 
Киләсе елда Казан шәһәренең Мамадыш тракты урамындагы Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр башлану планлаштырыла. 14,1 га мәйданлы әлеге полигон Казан шәһәренең атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасына 2022-2024 елларда әлеге чараны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 890,6 млн сум күләмендә субсидия бирү турында алдан килешү имзаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев