Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда елгага сикергән алты баланы коткарганнар

Татарстанда причалдан елгага сикереп уйнаган алты малайны коткарганнар.

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл 26 июль кичендә Яр Чаллының Беренче Яр урамында килеп чыга. Биредә 75 йорт янында 10 яшьтән 12 яшькә кадәрге алты бала причалдан Кама елгасына сикереп уйнаган.

Ярга кадәр йөзеп җитә алмагач, балалар кире йөзеп киткәннәр һәм причалның иң түбән ярусына менә алганнар. Аларга коткаручылар ярдәме таләп ителгән.
Урынга килеп җиткән коткаручылар причалдагы балаларны көймәгә алганнар, соңрак аларны табибларга тапшырганнар.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, коену өчен әлеге урын җиһазландырылмаган, ә балалар исә бирегә әти-әниләренә әйтмичә генә килгәннәр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев