Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иртәгә кырау төшүе мөмкин

Шул сәбәпле шимбә көнне шторм кисәтүе игълан ителде.

Көндез һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Иртәгә, 11 сентябрьдә, кырау төшүе көтелү сәбәпле янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә көнне төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән «һавада һәм туфракта −1 градуска кадәр кырау» күзәтелергә мөмкин, дип искәртә синоптиклар.

Шул ук вакытта, метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы кырау төшмәгән урыннарда 0..+5 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә температура +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев