Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак

Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.

Шимбә көнне «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган төп чара узачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Бәйрәм берничә мәйданчыкта узачак. Лекция программасында мастер-класслар каралган, моннан тыш, килгән кунаклар өчен барлык музейлар ачык булачак, яңа экспозицияләр тәкъдим ителәчәк.

Шул ук көнне билбау көрәше буенча турнир да узачак. Җомга намазыннан соң барлык кунаклар да бәйрәм концертына чакырылачак.

Дини бәйрәм программасы көн буе, иртәнге тугыздан кичке унга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев