Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада COVID-19 инфекциясе белән авыруның ике яңа очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 1, 30дан 50 яшькә кадәр — 15, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 23, Нурлатта — 7, Яр Чаллыда — 6, Биектауда — 3, Алабуга, Лениногорск, Питрәч, Тукай районнарында — 2шәр, Азнакай, Алексеевск, Апас районнарында берешәр кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
8 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 384 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 028 кеше савыккан, узган тәүлектә — 2 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев