Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 3, 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 6, 60тан 70 яшькә кадәр — 7, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 18, Кама Тамагы — 7, Азнакай һәм Яшел Үзәндә — 5шәр, Чирмешәндә — 4, Биектауда — 2, Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.


17 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 830 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 486 кеше савыккан, узган тәүлектә — 67 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 106 749 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 1 449 кешегә арткан). Шулардан 66 597 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Прививканы ясату өчен 153 вакцинация пункты эшли (стационар һәм мобиль бригадалар).

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев