Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновируска каршы прививка ясатканнар өчен паспорт кертергә җыенмыйлар

Прививка инфекция йоктырудан сакламый, бары тик Covid-19ның җиңел барышын гына гарантияли.

Яңа короновирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан татарстанлылар өчен махсус паспорт яки QR-кодлар кертергә җыенмыйлар. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. 


«Шушы этапта безгә вакцинацияне һәркем үтәрлек итеп үткәрергә кирәк, ул сыйфатлы итеп ясалсын. Кешеләрне прививка ясаткан яки ясатмаган дип төркемнәргә бүлү, паспортлар кертү — хәзерге вакытта аеруча зур әһәмияткә ия булган вакыйга түгелдер дип уйлыйм», — диде спикер.

Жаворонков сүзләренчә, хәзерге вакытта мондый яңарышларны кертү планлаштырылмый. 

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, короновируска каршы прививка ясату катлаулы формаларны һәм үлемнәрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Прививка ясатканнар өчен бернинди өстенлек каралмаган, битлек режимы мәҗбүри булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев