Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң үз-үзеңне изоляцияләү режимы үзгәрәчәк

Татарстанда 12нче майдан автосалоннар, Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм 400 квадрат метрга кадәр мәйданлы гипермаркетлар ачылачак.

Татарстан Хөкүмәте Covid-19 коронавирусы таралу шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимы турындагы карарны яңартты. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

12 майдан кайбер үзгәрешләр кертеләчәк.Шулай итеп, документ нигезендә гражданнарга ваклап сату объектларында, хезмәт күрсәтү урыннарда, пассажирлар һәм багаж ташу транспортында, шул исәптән таксида, шулай ук җәмәгать урыннарында медицина битлекләреннән яки респираторлардан, перчаткадан башка булу тыела.

Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларына, шул исәптән күпфатирлы йорт ишегалларында урнашканнарына да чыгу рөхсәт ителми. Чикләү әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

12 майдан муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу тыела. Маршрутлар буенча даими рейслар искәрмә булып тора. 

Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер чикләүләрне гамәлдән алды. 

Аерым алганда, автосалоннар, Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм аерым керү мөмкинлеге каралган, мәйданнары 400 квадрат метрга кадәр булган азык-төлек сатмаучы сәүдә залларына эшчәнлек алып бару рөхсәт ителә. 

ЗАГС идарәсендә никахлашу тантанасын теркәүдә кеше саны 10 нан артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев