Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Путин түләүләре»нә гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый

Татарстанда әлеге түләүләрне мәктәптә укучы балалары булган 468 мең гаилә алачак.

ТР буенча РПФ бүлеге 6 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларга һәм мөмкинлекләре чикле булган 18-23 яшьлек затларга билгеләнгән түләүләрне алу өчен гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлый. 

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә тутырылган гаризаларны алды инде. Түләү өчен рәсмиләштерүне тәмамлау өчен мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. 

Моңа кадәр гариза бирелмәгән очракта, аны Дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондында тапшырырга мөмкин. Гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый һәм 3,5 ай дәвам итәчәк. 

Татарстанда мәктәптә укучы балалары булган 468 мең гаилә түләүгә дәгъва итә, гомуми сумма 4,68 млрд сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев