Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 235 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә 1 кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Яңа вирус йоктырган 71 кеше хастаханәгә озатылган, 164 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 107, Яшел Үзәндә — 34, Чаллыда — 25, Чүпрәледә — 12, Биектауда — 9, Зәй һәм Балык Бистәсендә — 6, Сабада — 5, Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарында — 4шәр, Кукмара һәм Тәтештә — 3, Кама Тамагы, Тукай районнарында — икешәр, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

1 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 38 288 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 31 736 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 282 кеше.

Барлыгы 2 047 692 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 550 698 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев