Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 49 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 30, Чаллыда — 8, Тукай районында — 7, Бөгелмәдә — 2, Актаныш, Баулы районнарында берешәр кеше йоктырган.

27 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 724 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 080 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 56 кеше.

Барлыгы 783 685 кешегә прививка ясалган. Шулардан 555 268 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев