Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда сугыш геройлары һәйкәлләрен карап тору буенча акция старт алды

Волонтерлар «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә рейд уздырачаклар һәм һәйкәлләрнең торышына бәя бирәчәкләр.

Татарстанда Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрне тикшерү башланды. Мониторинг белән «Бердәм Россия» партиясе волонтерлар белән берлектә шөгыльләнә. Бу хакта "Татар-информ«хәбәр итә.

Волонтерлар «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә үткәргән рейд барышында һәйкәлләрннең торышына бәя бирәчәкләр. Кышын бу монументлар аерым игътибарга мохтаҗ, ә җылы вакытта һәйкәлләрне һәм якын-тирә территорияләрне тикшерү таләп ителә, дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Татьяна Ларионова. 

Татарстанда Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар. 9 майга аларның һәркайсы тиешле хәлгә китереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев