Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 29 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 8 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 20, Чаллыда — 3, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.

16 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 967 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 366 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 433 950 кешегә прививка ясалган. Шулардан 302 658 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев