Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңадан кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә

Иртәгә, 27 июльдә, Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана. 

Шул ук вакытта һава шартларының тагын начарлануы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә көчле явым-төшем булырга мөмкин. Көндез төбәк буенча, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә.

Моннан тыш, уртача төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исүче җил көндезге сәгатьләрдә 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы 7дән алып 12 градуска кадәр җылы булачак. Көндез +21, +26 градус җылы.

Метеорологларның фаразынча, алдагы көннәрдә, 28 һәм 29 июльдә, Татарстанда тотрыксыз, әмма шактый җылы һава торышы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев