Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшенле яңгыр аркасында шторм кисәтү игълан ителде

20 майда республика территориясендә яңгыр, яшен, бозлы яңгыр һәм секундына 18-23 метрга кадәр исүче кискен җил көтелә.

Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә, 20 майда Татарстанда яшенле, бозлы яңгыр явуы көтелә. Синоптиклар шулай ук җилнең секундына 18-23 метрга кадәр көчәюен хәбәр итә. 

Шуңа бәйле рәвештә безнең республикада шторм кисәтү игълан ителде. Мондый мәгълүматны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә дә җиткерделәр.

Коткаручылар көчле җил һәм яшен вакытында өйдә калырга киңәш итә. Машина йөртүчеләргә дә ерак араларга йөрүдән баш тартырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев