Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда язгы чәчү башланды

Кырга беренчеләрдән булып республиканың Азнакай һәм Нурлат районнары аграрийлары чыкты, аларга Баулы һәм Лениногорски районнары да кушылды дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Дүрт районда да арпа чәчәләр. Лениногорски районында әлеге культура - 1 мең, Баулы районында - 300, Азнакай районында - 200, Нурлат районында 100 гектар мәйданда чәчелгән.

Быел Татарстанда бөртекле культуралар 1,6 миллион гектарга якын мәйданны биләячәк, шуның 980 мең гектарын язгы культуралар тәшкил итә. Техник культуралар 206 мең гектардан артык мәйданда (шуның 122 мең гектары - рапс) чәчеләчәк.

Татар-информ сайты мәгълүматы буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев