Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җәйнең беренче көннәрендә +27 булачак

Атна ахырында яшенле яңгыр көтелә.

Атнаның беренче яртысында Татарстанда җылытачак. 31 майдан 2 июньгә кадәр республикада җилсез һәм коры булачак. Һава температурасы төнлә +5 тән +12 градуска кадәр тибрәләчәк. 31 майның көндезге сәгатьләрендә һава торышы +19 дан +24 градуска кадәр булуы көтелә, җәйнең беренче көннәрендә һава +27 градуска кадәр җылыначак.

Атна ахырына, 3 һәм 4 июньдә, һава торышы янә тотрыксыз булачак. Республикада урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +11 дән +16 градуска кадәр, көндез +21 дән +26 градуска кадәр булыр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев