Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасын түләү өчен куллана ала

Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә.

Авыл ипотекасы буенча беренчел взнос сыйфатында ана капиталын кулланырга була. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

Мәхмүтов сүзләренчә, ипотеканы еллык 0,1 проценттан 3 процентка кадәр булган ташламалы ставка буенча алырга була. Ипотека кредитын җир алып торак төзелешенә тотарга, фатир, йорт сатып алырга мөмкин. 

Кредитны 25 ел эчендә түләп бетерергә була. Ташламалы авыл ипотекасында катнашу өчен 10 процент күләмендә беренчел взнос түләргә кирәк. 

Бу юнәлеш буенча максималь кредит суммасы 3 миллион сум тәшкил итә. Ипотекага авыл җирлегендә һәм халкы 30 мең кешедән артмаган шәһәрләрдә җир яки торак сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев