Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны халык санын алу мәсьәләләренә багышланган туры эфирга чакыралар

Турыдан-туры элемтә бүген, 14 октябрьдә, 16.00дә булачак.

14 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында халык санын алу мәсьәләләренә багышланган туры элемтә узачак. 

Сорауларга федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Вячеславовна Гатауллина җавап бирә.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша яки «туры элемтә» телефоны буенча 8(800)350-44-72 14 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Туры эфир 14 октябрьдә 16.00 дән 18.00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 136 нчы кабинет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев