Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның 297 ишегалдында май ахырына кадәр «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланачак

2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча ТРда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк.

Май ахырына кадәр «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Татарстанның 32 муниципаль берәмлегендә төзелеш эшләре старт ала. Юл эшләре буенча подрядчылар 297 ишегалдында төзекләндерү эшләренә керешә. Мондый мәгълүматны программаның матбугат хезмәтендә бирделәр.

2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча ТРда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк. Ишегалды исемлекләрен dvor.tatar сайтында белергә була.
Ишегаллары һәм парклар өчен тавыш бирергә мөмкин. Аларны «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты буенча төзекләндерәчәкләр. 

Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев