Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тимур Кадыйров: РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү россиялеләрнең тормышын уңай якка үзгәртәчәк

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе татарстанлыларга тавыш бирүдә катнашсыннар өчен мөрәҗәгать белән чыкты.

Илнең Төп законына кертелгән төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын уңай якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров әнә шундый фикер белән уртаклашкан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Ул билгеләп үткәнчә, кертелә торган төзәтмәләр россиялеләр файдасына юнәлдерелгән. Алар халыкның барлык катламнары өчен дә мөһим. Шуңа күрә тавыш бирергә килергә кирәк. 
«Иң мөһиме — Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак», — дип сүзен йомгаклаган Тимур Кадыйров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев