Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР аграрийлары цифрлаштыру һәм маркировкага ташламалы инвесткредитлар алырга мөмкин

Дәүләт ярдәменнән авыл хуҗалыгы предприятиеләре файдалана ала.

Татарстан аграрийлары агропредприятиеләрне цифрлы фотматка күчерү һәм маркировкалау өчен җиһазлар сатып алу өчен еллык 1 проценттан 5 процентка кадәр ташламалы инвестиция кредитлары алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Хәзер ташламалы шартларда инвестиция кредитларын авыл хуҗалыгы техникасын автомат рәвештә йөртү, ашламаларны, орлыкларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын төгәл кертү системалары белән сатып алу һәм җиһазлау өчен алырга мөмкин», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ташламалы кредитлар шулай ук база станцияләре төзүгә, төгәл игенчелек инфраструктурасын үстерү өчен коммуникацион җиһазлар сатып алуга һәм урнаштыруга биреләчәк. Моннан тыш, кредитлар программа продуктларын, техниканы һәм җайланмаларны сатып алу һәм гамәлгә кертү, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм продукцияне эшкәртү өчен Интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итү каралган.

Дәүләт ярдәменнән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә файдалана ала. Ташламалы инвестиция кредитлары шулай ук ашлыкны һәм җитенне тирәнтен эшкәртү предприятиеләренә дә киңәйтеләчәк.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев