Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында 1500гә якын такси һәм автобусны тикшергән

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта автобус йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 94 беркетмә төзелгән, такси йөртүчеләргә карата 177 административ эш кузгатылган.

ТР полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында 1500гә якын такси һәм автобусны тикшергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан ЮХИДИ инспекторлары автобуслар һәм таксида пассажирлар һәм багаж ташуны өзлексез контрольдә тота.

Әйтик, муниципальара пассажирлар һәм багаж ташуга чикләүләр кертелгәннән алып автоинспекторлар 499 автобус һәм 943 таксины тикшергән. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта автобус йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 94 беркетмә төзелгән, такси йөртүчеләргә карата 177 административ эш кузгатылган. Моннан тыш, үзизоляция режимын бозган һәм үзләре белән эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән белешмәләр дә, СМС-пропусклар да булмаган такси пассажирларына карата 70 җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне изоляция режимын һәм шәхси куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев